16+

Ел башыннан бирле юл һәлакәтләрендә ике бала һәлак булган һәм кырыктан артыгы төрле җәрәхәтләр алган

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә агымдагы ел башыннан бирле юл-транспорт һәлакәтләренә юлыккан балаларга кагылышлы статистика һәм мәгълүматлар белән уртаклаштылар.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә агымдагы ел башыннан бирле юл-транспорт һәлакәтләренә юлыккан балаларга кагылышлы статистика һәм мәгълүматлар белән уртаклаштылар.

Республикада 2022 елның гыйнвар һәм февраль айларында 41 юл һәлакәте булган, анда ике бала үлгән һәм тагын 42есе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Балаларның саксызлыгы аркасында Татарстанда сигез юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда бер бала үлгән һәм сигезесе җәрәхәтләнгән.

Пассажир балалар катнашындагы аварияләр һаман да актуаль проблема булып кала бирә: ел башыннан бирле 18 шундый очрак булган, барлыгы 20 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм бер бала һәлак булган.
Җәяүлеләр катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, бер бала һәлак булган, тагын 21 кеше җәрәхәтләнгән. Тагын бер авария очрагы велосипедчы бала катнашында теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading