16+

Элеккеге йөргән кызын урлаган һәм кыйнаган

Мамадышта яшәүче 40 яшьлек ир кеше урлауда һәм кыйнауда гаепләнә. 

Мамадышта яшәүче 40 яшьлек ир кеше урлауда һәм кыйнауда гаепләнә. 

23 гыйнвар көнне ир Мамадыш урамы буйлап машинада барганда, элек йөргән кызының урамнан таныш булмаган кеше белән баруын күреп ала. Һәм машинадан чыгып, кызны көч белән автомобильгә утыртып якындагы бистәгә алып китә. Берничә сәгать дәвамында кызны фатирда бикләп тота һәм кыйный.

Аннан соң алар дуслаша һәм ир кызны өенә кайтарып җибәрә. Әмма кыз берничә көннән соң хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта иргә карата җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading