Бисмиллах дип башладым
Бу бәетнең башларын әй фәрештә нигә алдың
Эльмираның җаннарын.!?!
Шомлы хәбәр ишеттек без җомга көн иртәсендә,
Кем уйлаган 40 яшьтә син моннан китәсеңне.
Матур жырлар жырлый иден монлы тавышын белэн,
Без яратып тынлый идек сине чын күңел белән .
Ике балаң ятим калды
Бу фани дөньяларда.
Аллаh ярдәмен бирсен якын туганнарына.
Ләхет такта каплап куйды соңгы урынарыңны,
Бер Аллаh кабул итсен кылган догаларымны.
Сина диеп бәет яздым барсын бер дога булып,
Сират куперен кичкәндә булсын таяныч булып.🙏🤲
Айрат Хамматов.
(P.s.: автор орфографиясе, стилистикасы сакланды)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар