16+

Элвин Грей ике кабыргасын һәм умрау сөяген сындырган

Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей күңелсез хәлгә юлыккан.

Элвин Грей ике кабыргасын һәм умрау сөяген сындырган

Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей күңелсез хәлгә юлыккан.

Чаллыдагы концерты алдыннан җырчы клип төшергән. Съемка вакытында Элвин Грей багги (бер яки ике урынлы спорт машинасы) белән ауган. Нәтиҗәдә аның ике кабыргасы һәм умрау сөяге сынган.

“Клип төшергәндә, форс-мажор килеп чыкты, шуңа күрә концертлар графигына үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Берничә концертны күчерәчәкбез. Килеп чыккан уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм. Аңларсыз дип өметләнәм”, - дип язган Элвин Грей.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading