16+

"Пособие 24 айга кадәр бирелә"

Закон нигезендә дәүләт эшсез дип танылган кешеләргә пособиеләр бирергә тиеш.

Закон нигезендә дәүләт эшсез дип танылган кешеләргә пособиеләр бирергә тиеш.

Закон нигезендә, эшсез калучыларга дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен махсус социаль гарантияләр һәм компенсацияләр пакеты билгеләнгән. Моңа эшсезлек буенча пособие дә кергән. Кайбер очракларда аны түләү вакытын озайтырга да мөмкин, ди Санкт-Петербург Дәүләт  университетының хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы ассистенты Фатыйма Ногайлиева.

Кагыйдә буларак, пособие беренче өч айда уртача хезмәт хакының 75 проценты, калган өч айда 60 процент күләмендә түләнелә.

Әмма кагыйдәдән чыгарылма да бар. “Әгәр дә кеше, 2020 елга кадәр гамәлдә булган кагыйдәләр нигезендә пенсия яшенә җиткән икән, ул беренче өч айда 75 процент түләүләр алырга тиеш. Аннан согы 4 айда 60 процент, аннан соң 24 айга кадәр 45 процент пособие алырга хокуклы”, - дип аңлата Ногайлиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading