16+

Эшсез калмас өчен алиментын түләп котылган

Чаллыда 43 яшьлек бер ир баласына алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә, элеккеге хатыны судка мөрәҗәгать иткән.

Эшсез калмас өчен алиментын түләп котылган

Чаллыда 43 яшьлек бер ир баласына алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә, элеккеге хатыны судка мөрәҗәгать иткән.

Суд карарыннан соң да ир-ат баласына ярдәм итәргә ашыкмаган. Бурычы 130 мең сумнан артып киткән. Чаллының суд приставлары, суд карары нигезендә, аның транспорт йөртү мөмкинлеген чикләгәннәр, Россия чиген чыгуны тыйганнар. Ә ир-атның төп кәсебе машина белән бәйле. Кыскасы, эш урынын югалтмас өчен, ул икенче көнне үк бурычын түләргә акчалар тапкан.

Татарстан суд приставлары матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Хәлимова әйтүенчә, Чаллыда алимент белән бәйле 3600 эш исәпләнә. Алимент акчасын кайтару буенча Чаллы – лидерлар рәтендә. Суд приставлары балаларга 14,4 миллион сум акчаны кайтара алганнар. Иң күп алимент түләмәүче ир-атлар Чаллыда исәпләнә. Алар барлык бурычлыларның 84 процентын тәшкил итә.

Татарстанда «Суд приставлары – балаларга» дип исемләнгән мәгълүмати акция дә уздырыла. Максаты – алимент буенча бурычларны кайтаруда нәтиҗәлелекне арттыру, бала хокукларын бозу проблемасына игътибарны җәлеп итү.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading