16+

Эшсезләр саны кимегән

Агымдагы елның апрелендә илдәге эшсезләр саны 4,05 миллион кеше, ягъни икътисади актив халыкның 5,3 процентын тәшкил иткән.

Агымдагы елның апрелендә илдәге эшсезләр саны 4,05 миллион кеше, ягъни икътисади актив халыкның 5,3 процентын тәшкил иткән.

Бу хакта Россия дәүләт статистикасы Федераль хезмәте (Росстат) җиткерә. Бу саннар беренчел мәгълүматларга нигезләнә, дипхәбәр итә Татар-информ ТАСС агентлыгына сылтама белән.

Росстат хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда эшсезләр саны 10,4 процентка кимегән.

Дәүләтнең халыкны эш белән тәэмин итү оешмаларында 900 мең эшсез калган кеше теркәлгән, шул исәптән аларның 700 меңе эшсезлек буенча түләү ала. Апрель аенда икътисади актив халык дип 75,9 миллион кеше билгеләнгән. Бу - илдә яшәүче халыкның 52 проценты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading