16+

Эссе илләргә кызыкмагыз

Югары дымлылык белән эссе һава торышы җыерчыклар һәм пигмент таплары барлыкка килүгә китерә.

Югары дымлылык белән эссе һава торышы җыерчыклар һәм пигмент таплары барлыкка килүгә китерә.

Германия һәм Һиндстан галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Сер түгел, глобаль җылыну һава торышына йогынты ясый, эссе көннәр күбәя. Бактың исә тиренең картаюы эсселек индексына (температура һәм дымлылык күрсәткечләре нисбәте) турыдан-туры бәйле икән. Галимнәр Һиндстанның төрле климатик зоналарында яшәүче 1510 хатын-кыз турындагы мәгълүматларны анализлаган. 
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, нәкъ менә эсселекнең югары индексы маңгайда пигментация барлыкка килү белән, шулай ук күз төпләрендәге җыерчыклар тирәнәю белән бәйле. Шул ук вакытта ультрашәмәхә нурланышның интенсивлыгы, тәмәке тарту һәм һаваның пычрануы кебек факторлар кире кагылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading