16+

Фатирларны арендалау өчен бәяләр үсә

Россиядә фатирларның барлык төрләрен арендалау кискен кыйммәтләнгән.

Россиядә фатирларның барлык төрләрен арендалау кискен кыйммәтләнгән.

Август белән чагыштырганда, бүлмә-студияләр өчен бәяләр уртача 4,7 процентка, бер бүлмәле фатирлар - 7,7 процентка, ике бүлмәлеләр - 3,9 процентка, өч бүлмәлеләр - 2,8 процентка арткан.

 

«Яндекс Аренда» сервисы мәгълүматлары буенча, сентябрь аеның беренче декадасында студияләрне арендалау уртача 32 мең сум тәшкил иткән, бер бүлмәле фатирлар - 35,4 мең сум, ике бүлмәле фатирлар - 45,4 мең сум, өч бүлмәле фатирлар - 60,7 мең сум булган.

 

Арендага бирелә торган торак бәясенең иң зур үсеше Красноярскта күзәтелә - + 19,6 процент, аена 27,7 мең сумга кадәр, Мәскәүдә -  14,8 процентка арткан, 118,3 мең сумга кадәр һәм Самарада - плюс 13,4 процент 38,2 мең сумга кадәр.

 

Казанда бер бүлмәле фатирны арендалау уртача - 25 - 35 мең чамасы (коммуналь хезмәтне кертеп).

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading