16+

Фирдүс Тямаев: “Соңгы тапкыр Марат Мухинның концертына икәү барып, икәү кайттык...”

Бик күп җырлар авторы Ринат Мөслимов вафат.

Бик күп җырлар авторы Ринат Мөслимов вафат.

Җырчы Фирдүс Тямаев популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов белән күршеләр булып яшәгән.

“Эх, күрше... Бүген минем күршем, чын шагыйрь арабыздан китеп барды. Ринат абыйның дүрт шигыренә җыр яздым. Рәхмәт сиңа, Ринат абый! Миндә төзелеш барганда һәр көнне кереп хәлне белә идең. Һәр көнне үзеңә алып кереп, өстәл әзерләп кунак итә идең. Операция вакытында: “Энем, төзелешне туктатмыйсың”, диеп, акчалар биреп тордың, ярдәм иттең.

Соңгы тапкыр Марат Мухинның концертына икәү барып, икәү кайттык. Кайткач, капка төбендә “Ялгыз торна”ны бер генә тапкыр тыңладың да, кереп киттең...

Күршем Ринат абый! Рәхмәт сиңа миңа эшләгән яхшылыкларың өчен”, - дип язган Фирдүс Тямаев. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading