16+

Газ исе белән агуланган кешегә ничек ярдәм итәргә һәм агуланмас өчен нишләргә?

Казанда җылыту сезоны башланганнан бирле газ исе белән агулануның 13 очрагы теркәлгән. 27 кеше зыян күргән, алар арасында 10 бала бар.

Казанда җылыту сезоны башланганнан бирле газ исе белән агулануның 13 очрагы теркәлгән. 27 кеше зыян күргән, алар арасында 10 бала бар.

Бу җылыту сезонында «тыныч үтерүче»дән үлүчеләр юк. Ләкин 27 кеше зыян күргән, шуларның 10ы — балалар. Хәвеф төркемендә — иске газ колонкалары булган "хрущевка"да яшәүчеләр исәпләнә. Моннан тыш тәрәзәләренә пыяла пакет куйдырган йорт хуҗаларына да яный бу курныныч. 

Еш кына фаҗига газ җиһазының төзек булмавы аркасында килеп чыга. Шуңа аларның дөрес эшләвенә аеруча нык игътибар итегез, ди Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Газ исе сизсәгез:

- тирә-яктагыларга сак булырга кирәклеге турында хәбәр итегез;

- ут, электр приборларын кабызмагыз;

-бүлмәне җилләтегез;

- авария хезмәтенә шалтыратыгыз, мобиль телефоннан 104, стационарыннан - 04;

- бинадан чыгып китегез.

Газ плитәсеннән дөрес файдалану кагыйдәләре:

- кабызу алдыннан бинаны җилләтү кирәк;

- шырпыны кабызып якын китерергә, шуннан соң гына газны ачарга;

- газ плитәнең төзек булмавын күрү белән, газ хезмәтенә шалтыратыгыз.

Тыела:

- эшләп торган газ приборларын караучысыз калдыру;

- мәктәпкәчә яшьтәге балаларны якын китерү;

- газ плитәсен бинаны ягу өчен куллану;

- бина һәм подвалларда газ тутырылган баллоннар саклау;

- үзлектән газ үткәрү, яисә ремонтлау.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading