16+

Газа секторыннан эвакуацияләнгән 10 кешелек гаилә Казанга кайткан

20 ноябрь көнне иртән Татарстан башкаласына Газа секторыннан эвакуацияләнгән 10 кешедән торган гаилә кайтты, аларның җидесе балалар. Бу хакта ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Восстание-Пассажирская» тимер юл станциясендә гаиләне оператив төркем һәм ведомство психологлары каршы алган. Алар Авиатөзелеш районында яшәүче туганнары янына килде.

"Без хәзер әти — әниебез янына кайттык, ә алга таба нәрсә булачагын белмибез, без әле шок хәлендә. Исән-имин кайтып җитүебезгә бик шат. Ә анда Газа секторы юк инде. Аны җир йөзеннән алып ташладылар", дип сөйләде, күз яшьләрен яшермичә, Рушания ханым. Газа секторында аның ире һәлак булган. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading