16+

«Газчыларны өйгә кертмиләр»: 8 татарстанлы сөрем газы белән агуланып үлгән

Бер ел эчендә Татарстанда сөрем газы белән агуланудан йөзгә якын кеше зыян күргән, сигез кеше үлгән. Моның сәбәбен ерактан эзлисе юк.

Бер ел эчендә Татарстанда сөрем газы белән агуланудан йөзгә якын кеше зыян күргән, сигез кеше үлгән. Моның сәбәбен ерактан эзлисе юк.

Кайчак кешеләр мошенниклардан куркып, исәпкә алу приборларын тикшерү өчен газчыларны өйгә кертми. Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәкара үзәге ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов журналистларга әнә шундый мәгълүматлар китерде.

"Углерод газы белән агулану - актуаль мәсьәлә. Бер ел эчендә якынча йөз кеше зыян күрде моннан. Барлыгы 50 шундый очрак булган, сигез кеше үлгән. Халкыбызны үз милкенә игътибарлырак булуны, газ хезмәтләре вәкилләрен өйләрегезгә кертүне сорыйм», - диде ул.

Спикер ачыклаганча, элек торак йортларда почта тартмаларында газ хезмәтеннән дип төрле игъланнар таратылган. Мошенниклар эше икән бу. 
«Мөһерләр сугылган, матур бланкларда исәпләү приборларын тикшерү турында аңлаешсыз мәгълүмат таратылган. Бу мошенниклар булып чыкты. Шуннан соң кешеләр газ хезмәте белгечләрен кертүдән туктады. Югыйсә, техник хезмәт күрсәтергә, газ приборларының төзеклеген карап торырга кирәк. Шик туса, газ хезмәтләре оешмасына шалтыратып, тикшерү үткәреләме-юкмы икәнен белергә була», - диде Романов татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading