16+

Гөмбәсыман болыт Казан халкын шаккатырды

2 август кичендә казанлылар шәһәр өстендә, күктә гадәти булмаган болыт күреп шаккаткан. Метеоролог бу күренешкә аңлатма бирде. 

2 август кичендә казанлылар шәһәр өстендә, күктә гадәти булмаган болыт күреп шаккаткан. Метеоролог бу күренешкә аңлатма бирде. 

Социаль челтәрләрдә гадәти булмаган болыт фотолары пәйда булды.

Шаһитлар билгеләп үткәнчә, болыт зур гөмбәгә охшаган, күпләр аны "берәр шартлау яки янгын булгандыр", дип уйлаган. 
Метеоролог гигант болытның килеп чыгышын аңлатты. Белгеч билгеләп үткәнчә, бу күренеш, бернинди дә вакыйга белән бәйле түгел.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев билгеләп үткәнчә, «Болыт, чыннан да, гадәти түгел, әмма ул шартлау яки янгын нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип санарга кирәкми, бу яңгыр болытлары тупланмасы».
Белгеч аңлатканча, болытлар тупланмасы (яки яңгыр болытлары тупланмасы) — җылылык чыганагы өстендә, мәсәлән, урман янгыннары яки вулкан атылу вакытында барлыкка килгән өем-яңгыр болытлары төре.

Мондый гөмбә формасындагы болытлар шулай ук сусаклагычлар, күлләр өстендә барлыкка килергә мөмкин.

Көчле җил һәм аз гына тайпылыш булган очракта да парга әйләнгән дым хәтта стратосферага да җитәргә мөмкин, ә аның размеры сигез-ун чакрымга кадәр җитәргә мөмкин. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading