16+

Әгәр Путин шалтыратса...

Россия Президенты Владимир Путин быел «Туры элемтә» вакытында хөкүмәт әгъзалары яки төбәк башлыклары белән видеоэлемтәгә чыга алачак.

Россия Президенты Владимир Путин быел «Туры элемтә» вакытында хөкүмәт әгъзалары яки төбәк башлыклары белән видеоэлемтәгә чыга алачак.

Ул әлеге мөмкинлекне гражданнардан килгән шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча теге яки бу түрәгә сорау бирергә уйласа кулланачак. Шуңа күрә губернаторларга «Туры элемтә» барышын игътибар белән күзәтергә, бу вакытта ял алмаска һәм элемтәдә булырга киңәш иткәннәр.

Владимир Путин белән «Туры элемтә» 7 июнь көнне узачак. Әлеге чара 16нчы тапкыр уздырыла. Туры эфирны сәгать 12.00дә «Первый», «Россия 1», «Россия 24», «ОТР» телеканаллары аша карарга, «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия Радиосы» аша тыңларга була.
Сорауларны 8-800-200-40-40 телефон номеры аша биреп булачак. Россия буенча шалтыратулар бушлай. СМС һәм ММС рәвешендәге хәбәрләрне 0-40-40 номерына юлларга мөмкин. Хәбәрнең 70 билгедән артмавы шарт.

Шулай ук мөрәҗәгатьләрне moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә рәсми төркемнәр аша юлларга мөмкин. Сораулар 7 июньгә кадәр кабул ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading