16+

Грант биреләчәк татар проектлары билгеләнде

Татар телен өйрәнү һәм мәдәниятебезне үстерү юнәлешендәге «Үз телем»  проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде. Кичә Совет районы администрациясендә конкурска нәтиҗә ясалды. 

Грант биреләчәк татар проектлары билгеләнде

Татар телен өйрәнү һәм мәдәниятебезне үстерү юнәлешендәге «Үз телем»  проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде. Кичә Совет районы администрациясендә конкурска нәтиҗә ясалды. 

Барлыгы конкурска 80нән артык проект кабул ителгән. Финалга 23 проект сайлап алынган. Авторларга жюри каршында үз идеяләрен яклау мөмкинлеге бирелде. Җиңүче булып, шуларның 8е табылды: 

•    Мөбәрәкова Әдилә Ядкәр кызы, «Зәкәрия» этно-фолк төркеме - татар этник  төркемнәренә багышланган музыкаль альбом
•    Гаязова Регина Фәргать кызы - «Татар кызлары» татарча комикслары
•    Усманов Булат Фәрит улы - «Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта»
•    Гирфанова Ләйсән Наил кызы - «Сихри Казаным!» квест-променад
•    Хәбибуллина Алсу Рафик кызы - «САФ әдәбият» проекты
•    Гарипова Гүзәл Зөфәр кызы - «Нәҗип» график новелласы
•    Вахитов Илгизәр Рафаил улы - «Казан урамнары» открыткалары
•    Бикмуллина Алинә Фарис кызы - «Акча иле» китабы

Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. Бәйгенең гомуми приз фонды - ике милион сум. Җиңүчеләр арасында шушы сумма бүленә.

Гүзәл Насыйбуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading