16+

ГТОны иң яхшы тапшырган гаилә Татарстанда яши

«Бөтен гаиләләр ГТОсы» гомумроссия бәйгесендә республикадан Гатиннар гаиләсе «Иң яхшы катнашучы гаилә» номинациясендә җиңү яулап кайтты.

«Бөтен гаиләләр ГТОсы» гомумроссия бәйгесендә республикадан Гатиннар гаиләсе «Иң яхшы катнашучы гаилә» номинациясендә җиңү яулап кайтты.

Гаилә башлыгы 50 яшьлек Рафис Гатин - гомерен спортка багышлаган кеше. Ул - «Яшьлек» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры. Моннан дүрт ел элек Рафис «Зәй районының иң яхшы 25 әтисе» акциясендә катнашып, район җитәкчесе тарафыннан рәхмәт хатына ия булган. Кызы белән улы да, әтисеннән үрнәк алып, спортка омтылып үсә.

Россиякүләм бәйгедә Татарстан Республикасы исә «ГТО нормаларын тапшыруга гаиләләрне, балалар белән ата-аналарны җәлеп итүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән төбәк мәгариф идарәсе» номинациясендә җиңү яулады.

Җиңүчеләрне 17 сентябрь көнне «Бөтен гаиләләр ГТОсы» гаилә фестивалендә тәбрикләячәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading