16+

Гүзәл Удачина: Һәр хәрбинең гаиләсенә социаль координатор беркетелә

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә барлык мөһим сораулар буенча ярдәм күрсәтә ала.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә барлык мөһим сораулар буенча ярдәм күрсәтә ала.

Бу хакта контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек буенча "ВСЕ СВОИ" телевизион марафоны кысаларында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

Әлеге структура эше быел 1 июньнән ил Президенты йөкләмәсе буенча барлык төбәкләрдә оештырылган. «Төп бурыч - махсус операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәт ветераннарына тыныч тормышка кайтырга булышу, аларның гаиләләренә ярдәм итү», - диде Удачина.

Бүген республикада 45 координатор эшли. Алар турында белешмә 598-33-55 номеры буенча бирелә. «Рәсми Татарстан» порталында да актив банерда фондның координаторлары турында мәгълүмат бар, дип искәртте фонд филиалы җитәкчесе.

Гүзәл Удачина сүзләренчә, фонд адресына 6 мең сорау буенча 3600 мөрәҗәгать килеп ирешкән. «Хәрби хезмәткәрләр, ялга җибәрелгән егетләр, аларның гаиләләре хәрби хезмәт буенча сораулары туса, безгә мөрәҗәгать итәләр", - диде ул.

«Хәрби хәрәкәт ветераннары - безнең өчен мөһим категория. Ветераннарга карата адреслы ярдәм күрсәтелә. Һәр хәрби хәрәкәт ветеранына, һәр хәрбинең гаиләсенә билгеле бер социаль координатор беркетелә. Гаилә ниндидер сорауларга юлыкса, социаль координатор ярдәм итәргә бурычлы. Социаль, юридик ярдәм буенча, медицина реабилитациясе һәм башкалар буенча ярдәм итә ала",- дип белдерде Удачина.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Безнең телеграм-каналга кушылыгыз.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading