16+

Ханнарның җәсәдләрен җирләү мәсьәләсе карала

Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә Татарстанның дини һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында татар ханнарының җәсәдләрен җирләү турындагы мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган җыелыш уздырылды.

Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә Татарстанның дини һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында татар ханнарының җәсәдләрен җирләү турындагы мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган җыелыш уздырылды.

Ханнарның җәсәде 1977 елда Казан Кремле тирәсендә бер төркем археологлар тарафыннан табыла. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, аларның Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әмин җәсәде булуы ачыклана. Дин һәм фән эшлеклеләре җирләү буенча эшләрне хан гаиләсенә тиешле хөрмәт һәм олылау күрсәтеп башкару кирәклеге турында белдерде. ТР Диния назәрәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов исламда да, башка диннәрдә дә, кешене вафатыннан соң җиргә иңдерүнең кичекмәстән үтәлергә тиешле бер шарт булып торуын һәм моның ата-бабаларыбыз алдында изге бурыч булуын җиткерде. Ханнарның җәсәден җиргә иңдерү мәсьәләсен карау киләсе утырышларның берсендә дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading