16+

Һава торышы көйсезләнә

20 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Татарстан синоптиклары һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

20 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Татарстан синоптиклары һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

 21 ноябрь иртәсендә һәм төнлә белән көчле кар явачак. Юлларда кар көртләре булыр, дип фаразлана. 

Ведомствода аңлатуларынча, бу Россиянең Европа территориясенә актив көньяк циклонның чыгуы белән бәйле. Мәсәлән, 20 ноябрь кичендә һәм 21 ноябрь көнне көндез республиканың көнчыгышында җепшек кар явуы көтелә.

21 ноябрь көнне төнлә һәм иртән бик көчле кар явуы көтелә. Шулай ук урыны белән томан, төнлә һәм иртән секундына 15-18 метр ераклыкта көчле җил фаразлана. Буран чыгуы бар. 

Һава температурасы 20 ноябрь көнне төнлә -2...-7 градус, көндез -3дән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

22 ноябрьдә чәршәмбе көнне уртача һәм көчле явым-төшемнәр саклана: кар, дымлы кар, урыны белән бозлы яңгыр һәм бозлы ятмалар. Көнбатыш районнардан башлап, җил 15-20 м/с кадәр көчәячәк һәм бураннар көтелә. Температура -1 градустан -6 градуска кадәр булачак.

23 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, синоптиклар болытлы һава торышы вәгъдә итә, шул исәптән юеш кар явачак, аерым районнарда бозлы яңгыр көтелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading