16+

Хезмәт хокукларың бозылса – шалтырат

Казанның Башкарма комитетында хезмәт хокукларын бозу буенча кайнар линия эшли башлады.

Казанның Башкарма комитетында хезмәт хокукларын бозу буенча кайнар линия эшли башлады.

Мөрәҗәгатеңне (843) 299-16-53 номеры аша җиткерергә була. Һәр мөрәҗәгать тә кабул ителәчәк һәм каралачак. Бу хакта ТР башкаласы икътисади үсеш комитетында хәбәр иттеләр, дип яза "Татар-информ"

Казанлылар хезмәт хокукларын бозу буенча әлеге кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук ТР дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле"нә дә шикаятьләрне калдырырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading