Россельхознадзор идарәсе тикшерү барышында республикада эшкәртелмәгән, файдаланылмаган кырлар барлыгын ачыклаган. Аеруча да Югары Ослан, Лаеш, Әлмәт, Биектау районнарында күп икән алар. Авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү максатында бүлеп бирелгән җирләрне кулланмау, эшкәртми калу закон бозу булып санала. Шуңа да әлеге ташландык кырларның хуҗаларын штрафка тартулары бар.
Башта кырларны җентекләп тикшерәчәкләр, эшкәртелми калу сәбәпләрен ачыклаячаклар. Хуҗаларның җирсез калуы да бар, бу кулланылмаган кырларны намуслы, җиргә мохтаҗ фермерларга тапшырырга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, җирләрне максатчан кулланмау өчен Россиядә штрафлар ел саен артып бара. Элегрәк биш ел буе кулланылмаган җирне хуҗасыннан тартып алу гамәлдә булса, хәзер 3 ел рәттән берни чәчелмәгән, утыртылмаган кырны башка кешегә тапшыру законлы булып санала. Татарстанда мондый очраклар булган да инде. Җирне тиешенчә эшкәртмәү, туфракны яхшыртмау, җилдән сакламау, дым булуны тәэмин итмәү өчен дә гражданнарга 20-50 мең сум штраф яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар