Россиялеләр иң күп ял итүчеләрнең берсе. Без ял итү көннәре буенча рейтингта Согуд Гарәбстаны, Бразилия һәм Франциядән соң дүртенче урынны торабыз. Бу хакта Интеррейтинг компаниясе мәгълүматлары хәбәр итә.
Скопировать ссылку

Иң күп ял итүчеләр Согуд Гарәбстанында. Анда ел дәвамында 59 көн ял итү мөмкинлеге бар. Шуларның 30ы түләүле отпускка керә, ә 29ы рәсми ял көннәре. Бразилиялеләр һәм французлар 41 көн ял итә. Шуның 30 көне отпускка, ә калган 11е бәйрәм көннәренә туры килә.
Россиядә закон буенча 28 отпуск көне, 12 рәсми ял бар. Эш көне булмаган һәм түләүле 40 гарантияле көн россиялеләрне дөньядагы иң күп ял итүче илләр исемлегенә кертә. Отпускны дөрес итеп бүлгәндә һәм аларга ял көннәрен кушканда россиялеләр елына 5 отпуск ала ала, алар барысы 56 көнгә тула.
Иң аз ял итүчеләр арасында филиппин, мексикан, сингапур халкы. Филиппинлылар елына 5 көн, Мексиканлылар - 6, Сингапурлылар - 7 көн ял итә. Шунысы кызык, Япониядә закон буенча каралган 18 көн ялның бары 8ен генә алалар, әлеге илдә отпускны тулаем ялга багышлау начар тон булып санала.
Комментарийлар