16+

Иң яхшы дәүләт хезмәткәрләренә – 50 мең сум

Бүген Казанда "Республиканың иң яхшы дәүләт хезмәткәре" конкурсы башланды.

Бүген Казанда "Республиканың иң яхшы дәүләт хезмәткәре" конкурсы башланды.

Былтыр ул беренче тапкыр үткәрелде, анда 30 министрлык һәм ведомстводан 90 дәүләт хезмәткәре катнашкан иде. Быел батырларның саны кимегән - 70 кеше. Бүген катнашучылар законнарны белү, Татарстанның дәүләт телләре - рус һәм татар, шулай ук берәр чит тел буенча тест язды. Иртәгә эшлекле уен көтелә. Бер ай эчендә эшләр тикшерелеп, икенче этапка 36 кеше үтәчәк. Алар комиссия әгъзалары каршында конкурс эшләрен яклаячак.

ТР Дәүләт хезмәте һәм кадрлары департаментының баш киңәшчесе Лилия Зиннәтуллина сүзләренчә, катнашучыларның уртача яше - 32, иң өлкәненә - 58 яшь (Рөстәм Гайнетдинов, ТР Президенты аппаратыннан), иң яшенә - 24 яшь (Мария Вьюгина, ТР Хисап палатасыннан).

- Республикада 5800 дәүләт хезмәткәре исәпләнә, ә конкурста 12 кеше генә җиңүче булачак, һәрберсенә 50шәр мең сум тапшырыла. Аларга эшләрендә дә игътибар артачак. Узган елгы җиңүчеләрнең күбесе үз эшләрендә югарырак дәрәҗәгә күтәрелгән, - дип сөйләде Лилия Зиннәтуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading