16+

Ял итүчеләрне куркыныч йогышлы авыру таралу куркынычы турында кисәтәләр

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2023 елда һәм 2024 елның 5 ае эчендә Татарстанда денге бизгәге белән авыруның 16 очрагы теркәлгән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2023 елда һәм 2024 елның 5 ае эчендә Татарстанда денге бизгәге белән авыруның 16 очрагы теркәлгән.

Барлык авырулар да тропик климатлы илләрдән: Мисыр, Таиланд, Шри-Ланка һәм Мальдивтан кайткан.

Денге – ул тропик илләрдә черки тешләү сәбәпле таралган авыру. Вирус кешедән кешегә йога алмый. Табиблар башка төбәкләргә яки чит илләргә барыр алдыннан ул яктагы эпидемиологик хәл белән кызыксынырга киңәш итә. 

Санитар табиблар хәбәр иткәнчә, авырулар санының артуы чүп-чар һәм көчле эсселек сезоны башлану белән бәйле. 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бөҗәкләр тешләүдән саклау максатында тәнне каплый торган өс киемнәре кияргә, аларны куркытучы һәм юк итүче чаралар кулланырга, биналарда тәрәзәләргә һәм ишекләргә челтәрләр эләргә киңәш итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, чит иллләрдән кайткач сәламәтлек торышы начарайган очракта, сәяхәт урыныңны әйтеп, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading