Татарстанда яшәүчеләргә бәйрәм өстәле әзерләү өчен якынча 9 мең сум акча кирәк. Бу хакта «Вести Татарстан» хәбәр итә.
Яңа ел өстәленә сатып алына торган азык-төлек продуктлары җыелмасы ел саен бер үк төрле. Монда, кагыйдә буларак, кайнар ризыклар өчен продуктлар – күпчелек очракта тавык ите һәм бәрәңге, шулай ук яшелчәләр, телемләп киселгән сыр, ит ризыклары тәлинкәләре, кабымлыклар – уылдык һәм шпрот белән бутербродлар, тарталеткалар, шулай ук җиләк-җимешләр һәм салатлар керә.
Моннан тыш, күпчелек очракта бәйрәм өстәле спиртлы эчемлекләрсез булмый. Аларның бәясе бер елда 50 сум һәм аннан да күбрәккә арткан. Сок һәм минераль су бәясе – 11 процентка. Яңа елны ресторан яки кафеда бәйрәм итү бер кеше өчен уртача 3 мең сумга төшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар