2023 елның соңгы көнендә Казан әле циклонның җылы секторында булачак, әмма гыйнвардан һава торышы тамырдан үзгәрәчәк.
Яңа ел каникуллары арктик салкыннан башланачак. Бу хакта КФУ метеорологы Тимур Әүхәдиев сөйләде.
— Эш шунда ки, быелның соңгы көнендә без кыска вакытка циклонның җылы секторында булачакбыз. Аннары һава торышы тамырдан үзгәрәчәк. 31 декабрь көнне явым — төшем көтелә, якынча 2 миллиметр явым-төшем төшәр дип фаразлана, - дип сөйләде галим.
31 гыйнвардан 1 гыйнварга каршы төндә Казан барик калкулык тәэсире астында калачак. "Калкулык-югары басым өлкәсе. Безнең якларга салкын арктик һава агымы булачак һәм салкынайтачак. Чыннан да, салкын һава торышы 4-5 көнгә сакланачак, ди галим.
Моннан тыш, метеоролог билгеләп үткәнчә, Яңа елның беренче көннәре «тискәре температура аномалиясе» булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар