Казанда торак йортта газ шартлаудан соң җинаять эше кузгатылган.
Скопировать ссылку
Казанда торак йортта газ шартлаудан соң җинаять эше кузгатылган.
Казанда 26 декабрьдә Гудованцев урамындагы торак йортның дүртенче катында газ-һава катнашмасы шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә.
«Куркынычсызлыкталәпләренәҗавапбирмиторганхезмәтләркүрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 39 яшьлек ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Комментарийлар