16+

Янар кош (Жар-птица) беренче «Киләчәк уеннары» талисманы булачак

Беренче фиджитал-ярышлар Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак.

Беренче фиджитал-ярышлар Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак.

Беренче «Киләчәк уеннары»ның талисманы булып янар кош торачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Киләчәк уеннары" талисманын Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында тәкъдим иттеләр. Аны Татарстанның Тимирязев исемендәге Казан инновацион университетының студентлары Мария Ромашка, Алинә Хәсәнова һәм Дарья Сидакова уйлап тапканнар.

— Иң борынгы космик яктылыкларның берсе- Мира исемле йолдыз. Аның яше якынча 6 миллиард ел. Мира латинчадан тәрҗемә иткәндә "гаҗәеп" дигәнне аңлата. Без кош белән йолдыз арасындагы бәйләнешне күрдек, аларның базасы зур көч һәм энергия белән тулы. Ул моны кешеләр белән уртаклашырга әзер, яңа тәҗрибәгә ачык, - диелде тантанада. 

Фото: © РИА Новости

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading