16+

«Яраланган, әмма сафка баскан»: ТР сәламәтлек саклау министры үзенең бабасы турында сөйләде

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин «Татар-информ»га үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйләде.

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин «Татар-информ»га үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйләде.

«Минем бабай, Миңнуллин Мостафа Миңнулла улы, 1923 елда Лаеш районының Агайбаш авылында туган. 1942 елда Ватаныбызны якларга чакырылган, рядовой булып хезмәт иткән. Белорус фронтында кулы яраланып, аны эвакогоспитальгә җибәрәләр. Бераз дәваланганнан соң, инде берничә айдан ул кире сафка баса, полкташлары белән бергә Бөек Җиңүне якынайта», - дип истәлекләрен яңартты ведомство җитәкчесе.
Хәрби билетның учет карточкасы мәгълүматлары буенча, Марсель Миңнуллинның бабасы укчы, соңрак писарь булып хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышының соңгы көннәренә кадәр көрәшкән - СССР Югары Советы приказы буенча 1945 елның 25 сентябрендә демобилизацияләнгән.
«Бабам 1975 елда үлде, әмма безнең гаилә аның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында истәлекләрне кадерләп саклый», - диде Марсель Миңнуллин.

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә акциясенә сез дә кушыла аласыз🙏🏻

#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессмертныйПолк2024


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading