Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Kia Rio автомобилен йөртүче һәм пассажиры шунда ук үлгән.
6 август көнне Азнакай районында йөк автомобиле катнашында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясендә матбугат хезмәте.

Азнакай район газетасы хәбәр итүенчә, 6 август көнне Татшуган-Чалпы автомобиль юлы буйлап хәрәкәт иткән "Киа" машинасы шоферы имин тизлекне сакламый һәм, идарәне югалтып, каршыга килгән йөк машинасы белән бәрелешә.
"Киа" шоферы һәм аның пассажиры урында ук һәлак булалар. Машина белән идарә итүченең 1965 елгы булуы билгеле. 



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар