16+

Игелекле гамәлләр көнендә 53 литр кан тапшырылган

«Игелекле гамәлләр көне" уңаеннан Республиканың кан тапшыру үзәгендә донор акциясе узды. "Казметрострой" акционерлык җәмгыяте генераль директорының урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясеннән Иршат Минкин да акция кысаларында кан тапшырды.

- Безнең республикада һәрвакыт бүлешү гадәткә кергән. Кызганычка, әлегә кадәр канны ясалма синтезлаштырып булмый, еш кына авыруның гомере донорга бәйле. Шуңа да бу акциягә кушылырга булдык, бүген бөтен командабыз биредә. Безнең кан авыруларга сәламәтләнергә ярдәм итәр дип ышанам, - диде Иршат Минкин. Республика кан тапшыру үзәге елына уртача 35 тонна кан әзерли, шуның бер тоннага якыны донор акцияләре кысаларында җыела. "Игелекле гамәлләр көне"ндә 110 донор катнашкан, барлыгы 53 литр кан һәм плазма әзерләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading