16+

Ике бала ут эчендә янып үлгән

Узган төндә Башкортстанның Мишкә районында җанөшеткеч фаҗига килеп чыга: Лепешкино авылында йорт янып, күп балалы гаиләнең ике сабые ут эчендә кала.

Узган төндә Башкортстанның Мишкә районында җанөшеткеч фаҗига килеп чыга: Лепешкино авылында йорт янып, күп балалы гаиләнең ике сабые ут эчендә кала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать икеләр тирәсендә шәхси йортка ут каба. Бу вакытта, әни кеше дә, өч баласы да йоклый торган була.

Тавышка уянып, әниләре 7 айлык баласын алып урамга йөгереп чыга. Бу вакытта өй эче төтенгә тулган була, җиһазлар яна ук башлый. Яңадан өй эченә керү мөмкин булмый. Ә өйдә тагын ике бала – 3 һәм 4 яшьлек кызлар кала, аларны коткара алмыйлар.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт тулысынча ут эчендә була. Янгынны сүндергән вакытта балаларның гәүдәләрен табалар.  
Әлеге вакытта фаҗига урынында тикшерү бара. Балаларын югалткан әни белән психологлар эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йөрәк елый. Чирләп беттем инде кеше җәлләп

    • аватар Без имени

      0

      0

      иии ходаееем нишлисен сиииин.

      Мөһим

      loading