16+

Икътисад министрлыгы кайнар линиясенә Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 877 клиенты мөрәҗәгать иткән

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгындагы турыдан-туры элемтәгә эшмәкәрләрдән операция эшчәнлеге туктатылган «Татфондбанк» һәм «ИнтехБанк» клиентларыннан телефон аша мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Хәзерге вакытта 877 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 409ы ташламалы шартларда микрозайм алу буенча мөрәҗәгать итүчеләр.

Исегезгә төшерәбез, эшчәнлекләре туктатылган банк клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Икътисад министрлыгында эшче төркем төзелде.

«Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган оешма микрозайм алу өчен берничә ташламалы тәкъдим әзерләде. Әлеге тәкъдимнән куллану өчен инде 124,3 млн сумга 66 гариза килгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading