16+

Илдар Ханов төзегән "Барлык диннәр гыйбадәтханәсе"нә өмәгә чакыралар

15 апрель көнне 9.00 сәгатьтә Казанда архитектор Илдар Ханов төзегән "Барлык диннәр гыйбадәтханәсе"нә халыкны өмәгә чакыралар.

Илдар Ханов төзегән "Барлык диннәр гыйбадәтханәсе"нә өмәгә чакыралар

15 апрель көнне 9.00 сәгатьтә Казанда архитектор Илдар Ханов төзегән "Барлык диннәр гыйбадәтханәсе"нә халыкны өмәгә чакыралар.

Илдар Хановның абыйсы - архитектор Илгиз Ханов бу бинаның язмышына битараф булмаган кешеләрдән, биредә күптән түгел булган янгыннан соң, чистарту эшләрендә ярдәм сорый. Янгын берничә бүлмәне юк иткән, гыйбадәтханәнең эчке җиһазларына зыян китергән, идән һәм диварларга көл кунган. Илгиз Ханов дуслары һәм волонтерлар ярдәмендә янган җиһазларны бина эченнән алып чыгарга һәм бүлмәләрне юарга ниятли.

«Иртәгә иртән сәгать тугызда дуслар һәм кайчандыр Илдар белән бергә эшләгән кешеләр киләчәк. Залларны юачакбыз. Бик күп эш көтә, бөтен әйбер янган, идәндә китап калдыклары һәм көл, бөтен җирдә пычрак. Битараф булмаган башка кешеләр дә киләчәк. Ярдәм, әлбәттә, бик кирәк, безгә булышырга теләгән барлык кеше дә килсен иде», - дип белдерде Илгиз Ханов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading