16+

Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын суд үзгәрешсез калдырды

Түбән Новгородтагы гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды Илназ Галәвиевка гомерлеккә иректән мәхрүм итү турында хөкем карарын үз көчендә калдырды, ул 2021 елның маенда Казан гимназиясендә тугыз кешене атып үтергән иде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, суд Татарстан Югары суды чыгарган хөкемен үзгәрешсез калдырган, апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермәгән.

Илназ Галәвиевнең адвокаты хөкем карарын гамәлдән чыгаруны һәм эшне яңадан карауга җибәрүне сораган иде. Яклаучы үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән килешми. Ул ике экспертиза нәтиҗәләре бер-берсенә каршы килә дип билгеләп үтте. Моннан тыш, әлеге адвокат Галәвиев акланырга тиеш дип белдерде, чөнки Казан Башкарма комитетына китерелгән зыянның әһәмияте исбатланмаган.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading