16+

Илсур Метшин: «Хәйрия чараларында мәҗбүриләү булмасын»

Казанда, матур гадәт буенча, 15 майдан язгы чордагы игелекле эшләр декадасы старт алды.

Казанда, матур гадәт буенча, 15 майдан язгы чордагы игелекле эшләр декадасы старт алды.


Быелгы уку елы башында беренче сыйныф укучыларына "Игелекле эшләр көндәлеге" ("Дневник добрых дел") таратылган иде. Балалар уку елы дәвамында башкарган игелекле гамәлләрен әлеге көндәлеккә язып бардылар.

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айдар Фәизов хәбәр иткәнчә, декада кысаларында "көндәлек"кә нәтиҗә чыгарыла. Башта беренче сыйныф укучыларыннан иң шәфкатьле бала мәктәпләрдә сайлап алына. Район этабын узган активистларга "Игелек ярминкәсе"ндә мактау грамоталары тапшырылачак. Шәһәр күләмендә җиңүчеләрне мэр Илсур Метшин 23 майда бөтеншәһәр "Соңгы кыңгырау" мәдәни чарасында бүләкләячәк.

"Игелекле Казан" проекты һәм шәһәрнең хәйрия фондлары вәкилләре 18 майда Мәскәүгә Добро Mail.Ru сервисы ел саен үткәрә торган Бөтенроссия конференциясенә бара.

- Казанда 20 майда Кремль яры буенда Legal Run юристларының хәйрия йөгереше оештырыла. Әлеге чарадан кергән акчалар Чулпан Хаматованың "Подари җизнь" хәйрия фондына тапшырыла, - диде Айрат Фәизов.

Башкалада 20 майда 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, "Континент" паркында, Горки-Әмәт урманлыгында, Химиклар мәдәният сарае янындагы наратлыкта "Игелек ярминкәсе" була. Шушы хәйрия ярминкәләрендә мәктәп укучыларының кул эшләре, тәм-томнар сатылачак. Кергән акча шәһәрнең хәйрия фондларына күчерелә.

- Ярминкәләр концерт-күңел ачу программасы белән тулыландырылды. Игорь Крутойның популяр музыка академиясендә укучылар "Игелекле Казан" проектының гимнын тәүге мәртәбә башкарачак. Казанда академия филиалы, композиторның үзе катнашында, апрель аенда Камалиев проспектындагы 28/9нчы йортта ачылган иде. Анда вокал, хореография, артис осталыгы, битбокс, телевидение/блоггинг иҗат юнәлешләрендә йөзгә якын бала укый.

Игелекле эшләр декадасы кысаларында, мәктәп укучылары шәһәр паркларын җыештырырга чыгачак, аз керемле гражданнар, ветераннар, хуҗасыз җәнлекләр приютлары өчен әйберләр җыячак, ялгыз бабайларга һәм әбиләргә булышачак. Бу гамәлләр Россия Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелүче "Игелекле эшләр марафоны" Бөтенроссия акциясендә катнашучы Казан мәктәпләре командаларына эш күрсәткече сыйфатында языла. Айдар Фәизов әйткәнчә, беренчел нәтиҗәләр буенча, Казан илнең игелекле шәһәрләре рейтингында икенче урында, әлегә беренчелек Санкт-Петербург кулында. Тулаем нәтиҗә июнь аенда билгеле булачак.

Казан мэры Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, игелекле эшләр декадасына зур әһәмият бирде.

- Балаларга теләктәшлек күрсәтик. Хәйрия чараларында мәҗбүриләү булмасын. Башкаларга ярдәм итү теләген, шәфкатьлелекне балаларда кечкенәдән тәрбиялик, - диде Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading