16+

Ир-ат укытучылар күз алдында үз баласына һөҗүм иткән

Казанның Вахитов районы мәктәпләренең берсендә шаккатыргыч вакыйга була.

Казанның Вахитов районы мәктәпләренең берсендә шаккатыргыч вакыйга була.

Икенче сыйныф укучысының әтисе, улының тәртибе турында аралашу өчен директор янына чакырыла. Соңрак педагоглар күз алдында баласына һөҗүм итә.

Хәл шулкадәр җитди була, укытучыларга полиция чакырырга туры килә. Әмма алар килгән вакытта ачуы кабарган әти кеше зыян күргән малайны өенә алып кайтып китә, анда исә баланы кыйнауны дәвам итә.

Сигез яшьлек малай белән нәрсә булганын бөтен йорт белә. Тик менә барысы да ачыктан - ачык сөйләргә әзер түгел, бу гаиләне читләтеп үтәргә тырышалар. Әлеге гаилә беркем белән аралашмый. 

"Мин алар белән бөтенләй таныш түгел. Алар ике сүзне русча бәйли алмыйлар", - дип сөйләгән "Татарстан 24" каналы журналистларына гаиләнең күршесе.

Соңгы очрак балалар уйный торган көрәктән башланган. Мәктәпкә барганда, икенче сыйныф укучысы аны мәктәп янындагы мәйданчыкта күреп ала. Аны җирдән күтәреп ала да. уйный - уйный мәктәпкә юнәлә. Уенчык көрәкнең хуҗасы видеокамера аша әлеге баланың кем икәнлеген белеп алган. Ахыр чиктә, көрәк белән бәйле шаккатмалы очрак мәктәп җитәкчелегенә барып җитә. Уку йорты директоры малайның әтисен сөйләшү өчен чакыра.

Әтисе тарафыннан кыйналганнан соң малайны күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр. Балага баш мие селкенүе диагнозы куела, табиблар баш сөяге сынган дип тә шикләнәләр. Полиция әлеге кансыз әти кешегә административ материал төзегән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вэхши

    Мөһим

    loading