16+

«Ирем яңадан туды»: Роман Костомаровның хатыны бу көннәрдә ниләр кичерүе турында сөйләгән

Оксана Домнина беренче тапкыр Роман Костомаровның хәле турында сөйләде.

Оксана Домнина беренче тапкыр Роман Костомаровның хәле турында сөйләде.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Роман Костомаровның хәле бик авыр була. Хастаханәдә ясалган анализлардан чыгып иң тискәре фаразлар ясалды, дип белдерде спортчының хатыны Оксана Домнина.

"Роман авырып киткәч, иң яхшы табиблар консилиумы җыелды. Иремнең хәле бик авыр иде. Барлык күрсәткечләр дә иң начар хәбәр юрады, аның исән калуы бик икеле булды. Ул яңадан туды, һәм хәзер безнең белән булуы – бик зур могҗиза һәм табибларның зур казанышы», – дип сөйләгән Домнина  «Аргументы и факты» басмасына биргән интервьюсында.

 Костомаровның хатыны сүзләренчә, пневмония белән чирләп китү алдыннан спортчы үзен начар хис итмәгән, бердәнбер симптом - җиңелчә йөткерү пәйда булган. Аннары фигуристның кулы сызлый башлаган, шуңа күрә аңа ялкынсынуга каршы һәм авыртуны баса торган препаратлар кабул итәргә туры килгән. Хәзерге вакытта Костомаровны федераль дәрәҗәдәге белгечләр дәвалый.

Исегезгә төшерәбез, Роман Костомаровның тормышы өчен табиблар бер айдан артык көрәшә. Спортчыны хастаханәгә салу турында 10 гыйнварда билгеле булды. Якынча белешмә буенча, анда пневмония була. Грипп белән ковидка тестлар тискәре. Барысы да Яңа ел бәйрәмнәрендә тамашаларда чыгыш ясаганнан соң башлана. Ул йөткерергә тотына, күкрәк читлеге авырта. Костомаров «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Табиблар аны хастаханәгә алып китә, 1 тәүлек узгач, Коммунарка хастаханәсенә күчерәләр, ИВЛ һәм ЭКМО аппаратларына тоташтыралар. Авыру фонында аның йөрәге белән проблемалар башлана. Хатыны сүзләренчә, хәле бик авыр, дип бәяләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading