16+

Җиргә куркыныч астероид якынлаша

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре 2029 елда Җиргә якынаячак куркыныч астероид турында кисәтә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре 2029 елда Җиргә якынаячак куркыныч астероид турында кисәтә.

Апофис астероидының авырлыгы 27 млн тоннага якын тәшкил итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасына керүче фәнни үзәк (ВНИИ ГОЧС) белгечләре Апофис астероидының Җиргә якынаюы турында кисәтә, дип яза РИА Новости.

Фаразлар буенча, бу Космонавтика көненнән соң ук - 2029 елның 13 апрелендә булачак.
"Аның төшү урыныннан ун километр радиуста, Рихтер шкаласы буенча җир тетрәү көче 6,5 баллга җитәргә мөмкин, җил тизлеге секундына 790 метрдан да ким булмаска мөмкин", - диелә ВНИИ ГОЧС белгечләре фаразында.
Апофис астероидының авырлыгы 27 млн тоннага якын, диаметры якынча 325 метр. Аны 2004 елда ачканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading