16+

Иркутски өлкәсендә юкка чыккан очкычта 10лап кеше булуы фаразлана

Иркутски өлкәсендә юкка чыккан Ил-76 очкычында 10лап кеше булуы мөмкин дип фаразлана.

Иркутски өлкәсендә юкка чыккан Ил-76 очкычында 10лап кеше булуы мөмкин дип фаразлана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк бүлеге биргән мәгъүлүматларга караганда, очкыч Качугский районындагы урманда янгын сүндергән булган һәм билгесез рәвештә юкка чыккан, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Экипаж диспетчерлар белән 5:54тә планлы элемтәгә чыга, чираттагысы 6:30да булырга тиеш була. Тик алар тиешле вакытта элемтәгә чыкмавы хакында хәбәр итә чыганак.

Бу әлеге очкычның бүгенге иртәдә башкарылган икенче очышы була. Янгын сүндерегә киткән очкыч беренче уңышлы очышын 4:00тә башкара, аннан кайтканнан соң, 5:00дә икенче очышка китә һәм юкка чыга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading