16+

Җирне чираттагы магнит давылы каплаячак

Инде ничә көн рәттән хәлсезлеккә, баш авыртуга зарланган кешеләрнең хәле тагын да авырлашачак.

Инде ничә көн рәттән хәлсезлеккә, баш авыртуга зарланган кешеләрнең хәле тагын да авырлашачак.

25 сентябрьдә җирне тагын ике G1 класслы магнит давылы каплаячак. Мондый мәгълүматларны Россия космик тикшеренүләр институтының кояш астрономиясе лабораториясе хәбәр итте.

Магнитосфера Мәскәү вакыты белән 12:00 тирәсендә үзгәрәчәк. Давыл кичке 18:00дә көчәячәк. Алдагы берничә сәгать эчендә давыл дәрәҗәсе сүреләчәк. Түзәбез! 

Мондый көннәрдә кешеләрнең сәламәтлеге начарлануы мөмкин. Бик күпләрдә баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәк авырту, хәлсезлек һәм йокымсырау, арка һәм буыннар сызлау, югары кан басымы, хроник авыруларның кискенләшүе ихтимал. Шуңа да сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, дуслар.

Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә яки табигатькә якын булырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading