16+

Иртән уянган балалар әти-әниләренең үле гәүдәләренә тап булган

Бүген иртән, ягьни 25 март көнне Чаллыдагы Замелекесье микрорайонында ике бала әти-әниләренең үле гәүдәләренә тап булган. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.

Бүген иртән, ягьни 25 март көнне Чаллыдагы Замелекесье микрорайонында ике бала әти-әниләренең үле гәүдәләренә тап булган. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 43 яшьлек ир-ат хатынын буып үтергән, ә аннары үз-үзенә кул салган.

Балаларның иң өлкәне әти-әнисен үле килеш күреп, "ашыгыч ярдәм"гә һәм полициягә шалтыраткан.

Ачыкланганча, 35 яшьлек хатын-кыз иренә аерылышу хакында берничә тапкыр әйткән булган. Фаҗиганың нечкәлекләре билгеләнә.

Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү үткәрә. Прокуратура балаларның киләчәк язмышы турындагы мәсьәләне контрольгә алган.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading