16+

Исән калу мөмкинлеге булмаган...

Казан янындагы М-7 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек үсмер вафат булган.

Казан янындагы М-7 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек үсмер вафат булган.

Машинадагы пассажир урыны тулысынча яньчелеп беткән. Фотолардан күренгәнчә, бу авариядән исән калу мөмкинлеге бик аз. 
17 декабрь көнне М7 трассасында Шевроле машинасын йөртүче 44 яшьлек шофер, беренчел мәгълүматлар буенча, тизлекне арттырган һәм электр чыбыгы баганасына
килеп бәрелгән.
Авария аркасында пассажир урынында утырган 13 яшьлек үсмер хастаханәгә китерелә. 18 декабрь көнне бала хастаханәдә вафат була, дип хәбәр итә ЮХИДИ.

Соңрак мәгьлүм булганча, юл һәлакәтенә юлыккан әтиле-уллы Салават Күпере торак комплексында яшәгән. Хәзерге вакытта гаилә башлыгының гомере өчен табиблар көрәшә. 13 яшьлек үсмер Салават Күперендәге 182нче лицейда 8 сыйныфта белем алган. Сыйныфташлары А.ны шат күңелле. тормыш сөючән бала итеп телгә ала. Гаиләгә ярдәм йөзеннән лицей әти-әниләре акча җыю оештырган. 

Юл һәлакәтендә зыян күргән яшүсмер үлгән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading