16+

Югары белемне бушлай алу мөмкинлеге арта

2024 елда 11 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның 60%тан артыгы югары белемне бушлай алачак, ди РФ югары белем бирү министры Валерий Фальков.

2024 елда 11 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның 60%тан артыгы югары белемне бушлай алачак, ди РФ югары белем бирү министры Валерий Фальков.

Аның сүзләренчә, соңгы алты елга күз салсак, 2024-2025 ел кабул итү кампаниясе югары белем алу мөмкинлекләре буенча иң кулае. 2019-2020 уку елында вузларда урыннар белән тәэмин ителеш 47,9% дәрәҗәсендә булган, 2022-2023 уку елында 57,1%, ә 2023-2024 елда - 59,7% тәшкил иткән. 

Валерий Фальков сүзләренчә, бүген югары белемне бушлай алу мөмкинлеген арттыруга гына түгел, аны сыйфатлы итүгә дә игътибар итәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading