Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецовка карата "Хезмәттәге затның зур күләмдә ришвәт алу омтылышы" маддәсе буена җинаять эше кузгатылды, - дип хәбәр иткән "Татар-информга" Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты Идарәсе җитәкчесе урын басары Эльвира Газизова.
Хәзерге вакытта Иван Кузнецовка карата чик кую чараларын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. "Татар-информ"ның хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматлары буенча, Иван Кузнецовны Федераль куркынычсызлык хезмәте кулга алган.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасында Иван Кузнецов 2013 елның октябреннән эшли. 2008-2010 елларда - ярдәмче, ә 2010-2013 елларда "Казан шәһәре" муниципаль оешмасы башлыгы киңәшчесе булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар