16+

Кабак балының файдалы үзлекләре турында белә идегезме?

Халык медицинасына күз салсаң, кабак балы бавыр өчен чын бәлзәм, ул ашкайнатуны яхшырта һәм эч йомшарткыч тәэсиргә ия.

Халык медицинасына күз салсаң, кабак балы бавыр өчен чын бәлзәм, ул ашкайнатуны яхшырта һәм эч йомшарткыч тәэсиргә ия.

Кабак балы витаминнарга бай, холестеринны киметә, атеросклероздан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый, бавырны чистарта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Кабак балы ясау өчен аның эченнән орлыклары һәм җепселләрен алырга. 3-5 см тулып җитмәслек итеп бал салырга һәм капкачы белән капларга. Тутырылган кабакны 7-10 көн салкынча урында тотарга. Барлыкка килгән кабак балын чиста банкага агызырга һәм суыткычка куярга.
Көнгә өч мәртәбә, ашарга 30 минут кала, 1 аш кашыгы кабарга була. Дәвалану вакыты — 21 көн.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading