16+

Кайбер кешеләрне мыскыл иткән өчен җәза көтә

24 сентября 2024, 15:24
476
0
0
Уку өчен 2 минут

Россиядә түрәләрне мыскыл иткән өчен җинаять җәзасы кертергә телиләр.

Россиядә түрәләрне мыскыл иткән өчен җинаять җәзасы кертергә телиләр.

Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты хакимият вәкилен ачыктан-ачык мыскыл иткән өчен 460 сәгатькә кадәр  җәмәгать эшләре яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре белән катгыйландырырга тәкъдим итә. Шулай ук 80 мең сумга кадәр штраф карала.

Интернетта түрәләргә карата сүгенү һәм мыскыллауларга килгәндә, моның өчен 1 млн сумга кадәр штраф янарга, 3 елга кадәр билгеле бер вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм итәргә, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә җыеналар.
Хөкүмәт әлеге инициативаны хуплаган инде.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading