16+

Кама Тамагы халкына автобус тукталышы кирәк

«Бердәм Россия» партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү үзәкләре эшләвен дәвам итә. Сайлауларга кадәр депутатлар халык белән очраша. Һәр районга чыгып, күпчелекне борчыган сорауларга җавап эзли. Шундый чараларның берсе Кама Тамагында да узды.

«Бердәм Россия» партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү үзәкләре эшләвен дәвам итә. Сайлауларга кадәр депутатлар халык белән очраша. Һәр районга чыгып, күпчелекне борчыган сорауларга җавап эзли. Шундый чараларның берсе Кама Тамагында да узды.

Мобиль иҗтимагый кабул итү автобусы бу юлы халыкны ачык һавада кабул итте. Мәскәү округы буенча мобиль иҗтимагый кабул итү координаторы, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдиновның ярдәмчесе Диләрә Шәрәфиева, Дәүләт Думасы вәкиле Карина Богданова, Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин белән берлектә, Кама Тамагы, Куйбышев Затонында булдылар. Халыкны төрле сорау борчый, кемдер юл төзелеше белән кызыксына, яңа салынган йортларга газ кертү мәсьәләсе дә актуаль, җир пайларына кагылышлы проблемалар да бар.
Кама Тамагында яшәүче Алексей Колчин исә районда урамда йөргән мал-туар өчен борчыла. Бу эштә чара күрергә, җәза булдырырга кирәк, дип саный. Халыкны борчыган тагын бер проблема - район үзәгендә автобус тукталышы юк. Район үзәгендә кибетләр күп, бу - халык күп йөри торган урын, ә менә бәдрәфләр куелмаган.
- Кама Тамагы халкын борчый торган барлык сорауларны «Бердәм Россия» фракция­се әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатларына җиткерәчәкбез. Сезнең районга дүртенче сентябрьдә тагын килергә җыенабыз әле. Ул вакытта мобиль иҗтимагый кабул итү үзәкләре Олы Кариле һәм Иске Казиле авылларында эшләячәк, - диде Диләрә Шәрәфиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading