16+

Камалда кабат – премьера: 3 тапкыр “Дуслар җыелган җирдә”

Бу көннәрдә Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллинның күпләргә таныш булган әсәрен кабат сәхнәләштерделәр.

Бу көннәрдә Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллинның күпләргә таныш булган әсәрен кабат сәхнәләштерделәр.

Танылган татар драматургының “Дуслар җыелган җирдә” драмасы геройлары Камал сәхнәсенә инде бер генә тапкыр чыкмый. Драматургның әлеге пьесасын беренче тапкыр 1977 елда танылган щепкинлылар төркеме һәм труппаның иң яхшы артистлары катнашында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов куйган. Икенче мәртәбә, 2008 елда, татар иҗат интеллигенциясе вәкилләренең тормышын чагылдырган бу әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның чыгарылыш курс студентларының диплом спектакле буларак сәхнәләштерелә.

Беренче куелыштан соң ярты гасырга якын вакыт узган. Ә пьеса геройлары – рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәгә яңадан чыгып, мәңгелек темаларга сөйләшүне дәвам итә. Бу әсәрдә күтәрелгән сораулар беркайчан да актуальлеген югалтмаячак: нәрсә ул чын сәнгать, чын мәгънәсендә дөньяга танылу нәрсә, иҗатта ничек ихласлыкны саклап калырга, ничек үз-үзеңне югалтмаска... 

Театр шул сорауларга режиссер Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә кабат җавап эзләргә алынган. Бу юлы  рольләрне Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Радик Бариев,  Алсу Каюмова, Фәнис Җиһанша, Венера Шакирова, Зөфәр Нуртдинов, Эльза Муратхуҗина, Илүсә Камалиевалар башкара. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading